Кукмарадан бер укучы махсус операциядә катнашучыдан бүләк алды

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Руслан Леонов «Солдатка – хат» Бөтенроссия акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыны үзләренең җылы эчтәлекле хат белән сөендерде.

Кукмарадан бер укучы махсус операциядә катнашучыдан бүләк алды

Күппрофильле лицей укучысы Руслан Леонов махсус операциядә катнашучыдан почта аша бүләк алды.

Исегездә булса, социаль челтәрләрдә бер ролик пәйда булган иде. Анда хәрби кеше Руслан язган хатны укый. Әлеге ир кеше малайга Яңа ел бүләге ясарга тели.

Шушы көннәрдә Русланның әнисе безгә посылка алулары турында хәбәр итте.

«Кадерле солдат, бүләк өчен зур рәхмәт сиңа. Мин бик шатландым. Гаиләң янына исән-сау кайтуыңны телим. Җиңү безнең якта булачак», - ди Руслан.

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmaradan-ber-ukucy-maxsus-operaciiada-katnasucydan-bulak-aldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International