Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

5 гыйнвар  халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылган.

Кукмарада «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте

Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара киез итекләре-2023» - #ITEKFEST фестиваль-ярминкәсе үтте. Матур традициягә әверелгән бәйрәм район халкын, кайткан кунакларны үзенә җыйды.

5 гыйнвар биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе, кышкы күңел ачу һәм тиз туклану мәйданчыклары эшләде, киез, савыт-саба һәм җирлекләрдә җитештерелгән сувенирлар белән сәүдә итү оештырылган. Шулай ук йорт балы, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт продукцияләре сатып алырга мөмкин иде. Биредә шулай ук тарихи фото-зона да эшләде.

Фестивальнең махсус кунаклары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар  матур жырлары аша тамашачыга чын бәйрәм рухы бүләк итте.

Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmarada-kukmara-kiez-iteklare-2023-itekfest-festival-iarminkase-utte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International