«Сәламәт булыйм дисәң» танып-белү сәгате

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

17 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Түбән Өскебаш авылының  башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Сәламәт булыйм дисәң» дигән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балалар үз сәламәтлекләрен кайгырту  кирәклеген, шулай ук «укучының сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсенең үз эченә нәрсә алуын белде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, халык мәкальләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International