Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һәм яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

        Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга һәм яшүсмерләргә әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Балалар "Чирик кошчыгы» курчак спектаклен карадылар. Нинди кошларның кышларга калуы Һәм елның авыр вакытында кошларга ничек ярдәм итү турында фикер алыштылар.

        Малайлар хезмәт буенча инструктор Шәймәрданов Нурсил җитәкчелегендәге агач остаханәсендә кош җимлекләре ясап, иске җимлекләрне кардан чистарттылар.

     Участокта һәм паркта йөргәндә кошларны ашату күркәм традициягә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International