«Кышкы күңел ачу»

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

         Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы күңел ачу»дигән чара узган.

   Максатлар: музыкаль ишетү үстерү; иҗади сәләтләрне үстерү; балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

     Балалар рәхәтләнеп биеделәр,яңа ел җырларын җырладылар, табышмаклар чиштеләр, җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар.

    «Социаль анимация» технологиясе балаларда һәм яшүсмерләрдә коммуникатив күнекмәләр формалаштырырга мөмкинлек бирә,балаларның эмоциональ фонын, активлыгын һәм тормышка уңай карашын яхшыртырга мөмкинлек бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International