Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны социаль адаптацияләү, аларны олы тормышка әзерләү юнәлешләренең берсе-һөнәри юнәлеш бирү.
Балаларның өлкәннәрнең һөнәри эшчәнлеге турында күзаллауларын формалаштыруда профориентация юнәлешендәге уеннар зур роль уйный. Уеннарда балалар тормыш тәҗрибәләрен хикәяләрдән, фильмнардан, китаплардан алынган белемнәр белән берләштерергә өйрәнәләр. Акрынлап балалар төрле белгечлек кешеләренең эшләрен кабатлый башлый, аларның профессиональ тәртибен модельләштерә.
Уен технологияләре балаларның һөнәрләрнең төрлелеге, теге яки бу һөнәр вәкилләренең гамәлләре, материаллар һәм инструментлар турында белемнәрен киңәйтүгә ярдәм итә.