Березняк җирлегендә хисап җыелышы узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Березняк җирлегендә хисап җыелышы узды
Район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова җитәкчелегендәге төркем Березняк авыл җирлегенең узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышында катнашты. 
Халык белән очрашып сөйләшү Березняк авылы мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Баһаветдиновлар узган ел башкарылган эшләр белән таныштырдылар, алдагы елга план һәм бурычлар билгеләделәр.
Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Илнар Вафин җирлектә җинаятьчелекнең торышы турында сөйләде, мошенниклык очракларының артуына басым ясады, халыкны игътибарлы һәм сак булырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова үзенең чыгышында районның социаль-икътисадый торышы белән таныштырды, һәр тармакта башкарылган эшләргә тукталды.
Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International