"Светофор һәм юл билгеләре"

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Кукмараның «Милосердие»мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофор һәм юл билгеләре " дигән танып-белү дәресе  узды.

        Дәреснең максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, урамнарда аңлы рәвештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру иде.

         Дәрес барышында балалар урамда була торган   куркыныч  хәлләр турында фикер алыштылар. «Безнең юлдагы дуслар» исемле  видеосюжет карадылар, шуннан соң  балаларга «Әйе яки юк» дип исемләнгән эзләнү  уены тәкъдим ителде. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләргә юл билгеләре куелган пазллар җыелмасы бирелде  һәм һәр бала юл йөрү билгесен дөрес итеп җыярга тиеш иде.

        Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International