Әдәби сәгать “Моңнар бәйрәме”

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19  гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева  иҗатына багышланган “Моңнар бәйрәме”  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрәнең   тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен тыңладылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур шагыйрә сүзләренә язылган “Урман юлында”, “Яшь гомер”, “Кукмара” жырларын башкарып , ял итүчеләрне моң     дөньясына алып керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International