Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалык призына бишенче тапкыр милли көрәш ярышы үтте

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Анда барлыгы 9 район - Кукмара, Арча, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Теләче,Тәтеш, Казан, Саба командаларыннан 135 спортчы катнашты.

Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалык призына бишенче тапкыр милли көрәш ярышы үтте

Шимбә Вахит авылындагы «Батыр» спорткомплексында Вахитов исемендәге хуҗалык призына бишенче тапкыр милли көрәш ярышы үтте. 

Анда барлыгы 9 район - Кукмара, Арча, Балтач, Актаныш, Мамадыш, Теләче,Тәтеш, Казан, Саба командаларыннан 135 спортчы катнашты. 

Турнирга кунак булып Казаннан «Сетевая компания»нең генераль директоры Илшат Фәрдиев, аның урынбасары Азат Мәжитов, «Сельхозснаб» компаниясе җитәкчесе Фәнис Гатин, Яр Чаллы шәһәре элеваторының генераль директоры Фәнис Газетдинов, Мамадыштан танылган эшмәкәр Фәнис Мотыйгуллин һәм башкалар бар иде. 

Көрәш ике келәмдә барды. Җиңелү ачысын татыган яп-яшь малайларның күз яшьләрен сөртә-сөртә, бил алышкан сөлгеләрен келәм кырыена куеп чыгып китүләрен күрү күңелне кысып-кысып куйса да, Сабантуйларда бил алышырлык көрәшчеләр үсә бит дигән уй йөрәкне җылыта. 

Командалар арасында беренче урынны Кукмара яулады. Икенчедә - Саба, өченчедә - Мамадыш калды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmara-raionynda-vaxitov-isemendage-xualyk-prizyna-bisence-tapkyr-milli-koras-iarysy-utte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International