27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары өчен, «Холокост: тарих, хәтер, язмышлар» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.