2023 елның 22 гыйнварында чаңгы базасында «Кукмараѕі ярыммарафон-2023» узды, ярышта әлеге матур спорт төрен яратучылар һәм профессионаллар катнашты. Казан, Балтач, Яр Чаллы, Б.Саба, Түбән Кама, Чабаксар, Нократ Аланы, Сосновка, Яшел Үзән шәһәрләреннән 120 катнашучы чаңгы ярышларында көч сынашты: ир-атлар-25 км, хатын-кызлар-15км. Призерлар медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләндәләр. Оештыручыларга һәм спонсор - «Домострой» директоры Азат Нәбиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.