Манзарас җирлегендә хисап җыелышы узды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Манзарас җирлегендә хисап җыелышы узды

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Манзарас җирлегендә узды. Ул 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

 

Анда «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Җирлектә барлыгы 896 хуҗалык исәпләнә. Үткән ел 17 бала дөньяга килгән, 24 кеше вафат булган.

«Җирлек төрле дәүләт программаларында актив катнаша. Әйтик, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы ярдәмендә авылларга асфальт юллар керә башлады. 2022 елда Федераль программа буенча Манзарас авылының И.Гази урамына, “Южный-6” микрорайонына караган дүрт урамга асфальт юл түшәлде. Шулай ук Манзараста фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Үзара салым программасы да уңышлы эшләп килә. Үткән ел әлеге акчалар авыл юлларына вак таш салу, аларны карап тоту, энергия саклагыч лампочкалар сатып алу һәм урнаштыру, янгын гидрантлары кую һәм башкалар өчен кулланылды», - диде Рашидә Хәбибуллина.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/manzaras-irlegenda-xisap-yelysy-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International