Кукмарада районда туризмны үстерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Киңәшмәне ачып, район башлыгы туризмның Кукмараның социаль-икътисадый үсеше локомотивы, мөһим юнәлеш булуын билгеләп үтте.

Кукмарада районда туризмны үстерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә районда туризмны үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ачып, район башлыгы туризмның Кукмараның социаль-икътисадый үсеше локомотивы, мөһим юнәлеш булуын билгеләп үтте. 

Утырыш барышында шулай ук быел планлаштырылган «Нараткай» балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.

«Корпуслар заманча таләпләргә туры киләчәк. Алга таба территориядә балалар һәм вожатыйлар өчен барлык йортлар, өстәмә бүлмәләр: клуб, медпункт, персонал өчен бүлмәләр, склад, универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Боларның барысы да балаларның ялын тагын да яхшырак, кызыклырак һәм файдалырак итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде район архитекторы Ләйсән Зәйнетдинова.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-raionda-turizmny-usteru-masalase-buenca-fiker-alystylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International