«Ут һәм камалыш аша» батырлык дәресе

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25 гыйнвар көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәге балалары өчен Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Ут һәм камалыш аша» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Укучылар немец-фашист гаскәрләренең шәһәрне камап алулары, Ленинградның 900 көн һәм төн дошман боҗрасында булуы, үз яшьтәшләренең бу куркынычларны ничек кичерүе, заводларда эшләүләре, госпитальләрдә кизү торулары, яралыларга ярдәм итүләре турында белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International