26 гыйнвар көнне С. В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 8в сыйныф укучылары өчен «Холокост – җан ярасы» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Чара барышында ул «холокост» сүзенең мәгънәсен аңлатты, аның кешелек тарихындагы иң зур фаҗига булуын сөйләде. Әңгәмәнең презентация белән үрелеп баруы, шул чорның аяныч вакыйгаларын күзалларга ярдәм итте.