Кукмарада спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Ярышта 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясендә көч сынаштылар.

Кукмарада спорт ветераны Кадрия Заһидуллина истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты уздыКукмара шәһәренең «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында Заһидуллина Кадрия Шәрифулла кызы истәлегенә өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды.

Кадрия Заһидуллина Кукмара үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән. 

«Ул спорт белән актив шөгыльләнде – өстәл теннисы, волейбол, баскетбол уйнады, чаңгыда йөрде. Төрле ярышларда район данын яклый иде. Көчле холыклы булды, барысына да үзе иреште. Спорт белән шөгыльләнергә һәрвакыт вакыт тапты», - дип дусты турында хатирәләре белән уртаклашты Наилә Хәбибуллина.

Ярышта 30 һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясендә көч сынаштылар. Район башлыгы Сергей Димитриев та теннис уенында катнашты.

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmarada-sport-veterany-kadriia-zahidullina-istalegena-ostal-tennisy-buenca-raion-cempionaty-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International