«Игелекле тылсым әкияте» әдәби уены

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Әсән - Елга авылы модель китапханәчеләре Шәрл Перро әкиятләренә багышланган “Игелекле тылсымлы әкият”нең әдәби уенын уздырды. Чара барышында балалар француз әкиятчесенең биографиясе, иҗаты белән таныштылар, Ш.Перроның тылсымлы әкиятләр дөньясында булдылар, яраткан әкият геройларын искә төшерделәр. Аннары балалар “Әкият белгечләре” викторинасында катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Чарага «Иң яраткан әкиятче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International