Тернәкләндерү үзәгендә  «Холокост Хәтер атналыгы» уздыру кысаларында «Холокост –буыннар хәтере» дигән видеоролик карадылар.

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

    «Кукмара муниципаль районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  «Холокост Хәтер атналыгы» уздыру кысаларында «Холокост –буыннар хәтере» дигән видеоролик карадылар.

     Реабилитантлар сугыш чоры балаларына нинди газаплар кичерергә туры килгәнен белделәр. Варшава балалары гына түгел, Бухенвальд, Требинкалар, Освенцим балалары да концлагерьлардан котылган.

     Видеороликны караганнан соң, барысы бергә сугыш чоры балаларының язмышларына мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Холокост корбаннарын искә алу темасына «Онытма!» стена газетасын бергәләп рәсмиләштерделәр. Балалар һәр сугыш – кешелек тарихындагы иң куркыныч күренеш, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International