Кукмара шәһәренең үзәк китапханәсенә экскурсия

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

           Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә патриотик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. 2023 елның 2 февралендә тернәкләндерү узучы инвалид балалар өчен Кукмара шәһәренең үзәк китапханәсенә экскурсия оештырылды.

           Китапханәче Әхмәтова Ләйсән Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган «Бөек Сталинград» хәтер дәресе үткәрде. Чарада ул Идел буенда Гитлер армияләренең ничек әзерләнүе һәм тар-мар ителүе, дөнья тарихындагы иң бөек сугышның ничек тәмамлануы турында сөйләде.

           Шулай ук балаларга Сталинград сугышында бөек җиңүе башлансын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән совет кешеләренең батырлыгы турында да сөйләделәр.

           Балалар Бөек Ватан сугышы турында мультфильм карадылар.

           Мондый чаралар балаларга Ватан тарихын белергә, аны яратырга һәм чын патриотлар булып үсәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International