“Китапханәдә кунакта” китапханә дәресе

2023 елның 3 феврале, җомга

3 февраль көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче урта мәктәбенең 1в сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина “Китапханәдә кунакта” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар китапханәдәге китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International