Кукмара районы дәваханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачылды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Компьютер томографиясе район дәваханәсенә «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында кайтты.

Кукмара районы дәваханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачылды

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачтылар. 

Хәзер район халкы дәвалаучы табибның күрсәтмәсе буенча дәваханәдә планлы һәм ашыгыч рәвештә мөһим тикшеренүләр уза алачак. 
Дәваханәнең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин сүзләренә караганда, компьютер томографиясе Кукмара районы үзәк дәваханәсенә "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасын тормышка ашыру кысаларында кайткан. "Кукмара районы халкы әлеге көнне бик озак көтте. Хәзер алар томография узу өчен башка районнарга бармаячаклар. Яңа җиһаз организмга комплекслы тикшерү уздыру өчен көнгә 6-7 пациентны кабул итә алачак. Компьютер томографиясе кан тамырларындагы үзгәрешләрне, онкологик авыруларны ачыклый, шулай ук эчке органнарның үзгәрешләрен диагностикалый алачак", - дип билгеләп узды баш табиб.

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raiony-davaxanasenda-kompiuter-tomografiiase-kabinety-acyldy-1675534088

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International