2023нче елның 14нче мартында Кукмара районының "Олыяз урта мәктәбе" базасында, РФ Укытучы һәм остаз елы кысаларында, Татарстан Республикасы мәгариф системасында педагог-психологларның һөнәри осталыкларын күтәрү максатыннан һәм иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру шартларында "Педагог-психолог-2023" балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын бәяләү республика бәйгесенең зона этабы булып үтте. Бәйгедә Кукмара, Теләче, Саба, Питрәч һәм Биектау районнарыннан килгән 5 педагог-психолог катнашты. Бәйгедә катнашучылар үзләренең тәҗрибәләрендә бик отышлы куллана торган алымнарын осталык дәресләрендә күрсәттеләр һәм "Блиц-әңгәмәдә" сорауларга җаваплар бирделәр. Бәйгенең шартларына туры китереп, жюри җиңүчеләрне ачыклады. Кукмара районынның данын яклап "Кукмара 4нче урта мәктәбенең" педагог-психологы Хәбибуллина Гөлнара Фәрит кызы катнашты һәм 3 урынга лаек булды. Гөлнара Фәритовнаны җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы эшендә уңышлар телибез.