«Татарстан Республикасы торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе 2023 елда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсы кысаларында «бер Кликлы ТКХ»проектын башлап җибәрде.
Әлеге проект, адымнар белән инструкцияне үтәп, бер сайттан ТР торак - коммуналь хуҗалык өлкәсенең теләсә кайсы интернет-ресурсына керергә мөмкинлек бирәчәк. "Бер кликлы ТКХ" - Татарстан Республикасында күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен ТКХ-мәсьәләләр буенча беренче Интернет-ресурс. Республикада әлеге проектның аналоглары юк, бу аның актуальлеген һәм кирәклеген тагын да арттыра. Мәгълүмат өчен сылтама https://xn--f1aefabe2e.xn--p1ai