Село-Чура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-13 апрельдә "макулатураны җыеп, агачны сакла"акциясе узды. Атна дәвамында барлык укучылар макулатура җыюда катнаштылар. 13 апрельдә акциягә йомгак ясалды. 550 килограмм макулатура җыелган. Бу акция укучыларга әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. Барлык катнашучыларга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.