Санитар-экологик икеайлык кысаларында балалар бакчасы территориясен җыештыру буенча өмә үткәрелде.
Балалар бакчасы коллективы бердәм рәвештә территорияне чистарту өмәсенә чыкты. Барысы бергә булганда, дуслык булганда эшләү күңелле һәм җиңел. Тагын да матуррак дөньяга карау нинди рәхәт.
Шимбә көнне катнашкан һәркемгә рәхмәт!