Әдәби сәгать: «Җылы кирәк моңга да», (Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел)

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

11 июнь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты  Лена Шагыйрьҗанга.  (Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова)       багышланган әдәби сәгать үткәрде.    Чара тирән лиризм һәм тирән эчтәлекле әсәрләре белән аерылып торган танылган татар шагыйрәсе иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Әдәби сәгать барышында китапханәче Л. Шагыйрьҗанның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде, аның шигырьләрендә күтәрелгән төп темаларга-Ватанга мәхәббәт, табигать, кешелек мөнәсәбәтләренә игътибарны юнәлтте. Китапханәче Л.Шагыйрьҗанның шигърияте үзенең ихласлыгы һәм моңлылыгы белән төрле буын укучыларының йөрәкләрендә яңгыравын билгеләп үтте. Л.Шакирҗанның иң танылган шигырьләренә анализ ясауга аерым игътибар бирелде. Биредә дәваланучылар фикер алышуда актив катнаштылар, үзләренең тәэсирләре  белән уртаклаштылар. Күп кенә пенсионерлар Л.Шагыйрьҗан шигырьләренең әйләнә-тирә дөньяга яңача карарга һәм туган җир белән бәйләнешне тоярга ярдәм итүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International