Кукмара районында туып үскән кешене исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен хөкем итәчәкләр

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Кукмара районы прокуратурасы 24 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә булган, административ җәзага тартылган зат белән автомобиль йөртү).

Эш материаллары буенча, 2025 елның 12 апрелендә Кукмара районының Иске Каенсар авылында исерек хәлдәге ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан Лада Калина маркалы автомобиль руле артында тоткарланган.

Ачыкланганча, 2025 елның февралендә документларны тикшергәндә исерек машина йөртүче РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган. Ул вакытта җинаятьчене 45 мең сумга штрафка тартканнар һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел һәм 6 айга мәхрүм иткәннәр.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. 

Җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International