Кукмара районының мәдәният хезмәткәрләре, районның күп кенә халкы кебек, СВО катнашучыларына ярдәм итүдә читтә калмыйлар. Алар гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Бергәләп, җирле халык белән берләшеп, акча, азык-төлек, кием-салым җыялар, өй шартларында лапша пешерәләр, чәйләр әзерлиләр, блиндаж өчен шәмнәр ясыйлар. Шулай ук маскировка челтәрләре дә үреп чыгаралар.