Зәйдә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының төбәк финалы тәмамланды. Мәйданга республиканың иң көчле мәктәп командалары чыкты. А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның егетләр җыелма командасы үзенең Татарстанда иң көчлесе булуын кабат исбатлады һәм үз тарихына яңа бит язды. Финал матчында Кукмаралылар Яр Чаллы командасын ышанычлы җиңде.
Турнирның иң кыйммәтле уенчысы дип команда капитаны Максим Воронин танылды. Хәзер аларга ярышларның киләсе этабында Татарстан данын якларга туры киләчәк. Алга, яңа җиңүләргә!