21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара шәһәренең №4нче урта мәктәбенең 8 а сыйныф укучылары өчен “Туган телсез, туган ил булмый” дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларга, килгән кунакларга әлеге бәйрәмнең тарихы, килеп чыгышы турында сөйләде. Тел турында викторина, блиц-опрос үткәрелде. “Мәкаләне дәвам ит”, “Табышмакның җавабын тап”, “Шигырьнең исемен бел” кебек конкурсларда укучылар бик актив катнаштылар. “Салават күпере” иҗат берләшмәсеннән Рафилә Фәттахова, Мәгъмүрә Мәрданова, Нурислам Галиевлар үзләренең тел турындагы шигырьләрен укыдылар, укучыларга туган телне саклау буенча киңәшләрен бирделәр.