Кукмарада шәһәр мәктәпләреннән кызлар арасында волейбол буенча ярыш узды. Турнир спорт ветераннарына багышланды һәм «Намус» призлары кысаларында узды.
Җиңү өчен сигез команда көрәште.
А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей волейболчылары иң яхшылар булдылар. Икенче урынны — 4 нче мәктәп командасы, өченче урынны 1 нче гимназия гимназисткалары алды.