«Гаилә» милли проекты, «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында, шулай ук «Татарстанда Кыш» проекты эгидасы астында Кукмара урамы чын әкияткә әверелде. Гафиятуллин урамындагы ишегалды территориясендә Кукмара мәдәният йорты көче белән оештырылган матур һәм истә калырлык бәйрәм — «Әкияттә кунакта ишегалды карнавале үтте.
Әлеге чара район мәдәният йортының республика гранты ярдәмендә мөмкин булды. Бәйрәм күршеләрне бер мәйданчыкка җыйды, аларга аралашырга, ял итәргә, милли рухны тоярга мөмкинлек бирде. Кайнар чәй, хуш исле коймак, тәмле пылау, күңелле әңгәмәләр, балалар көлүләре бәйрәмгә аерым бер мохит өстәде.
"Район мәдәният йорты ярдәме белән безнең территориядә шундый күңелле чара уза. Бәйрәм бик ошый, кешеләр аралаша, таныша, якыная. Мондый чаралар халыкны берләштерә, ныгыта