Хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 2008 елгы командалар арасында 3Х3 хоккей буенча финалы узды.

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

2026 елның 7 мартында Казан шәһәрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең   2008 елгы командалар арасында   3Х3 хоккей буенча финалы узды. Бөтен сезон дәвамында беренче урын өчен Казаннан «Ак Бүре», Кукмарадан «Олимп», Мамадыштан «Олимп», Апастан «Алтын Алка», Чирмешәнән «Стальные совы», Менделеевск шәһәренең «Айсберг», Нурлаттан «Ледок», Азнакайдан «Соколы», Минзәләдән «Кречеты», Лениногорскидан «Нефтяник» командалары көрәште. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмарадагы «Олимп» командасына (тренеры Булат Кадиров) Абдрахманов Әмир, Бәширов Миндияр, Баязитов Илназ, Галиуллин Дамир, Гаязов Раиф,Зыятдинов Данил, Кадиров Данил, Новожилов Станислав, Федоров Данил, Хәйруллин Раяз, Хәлиуллин Рамазан,  Шәрипов Рөстәм, Йосыпов Раил, Яковлев Радим составында бәхет елмайды.

     «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Данил Зыятдинов, «Иң яхшы һөҗүмче» - Рамазан Хәлиуллин танылдылар.

     «Олимп» командасын һәм тренеры Булат Кадировны җиңүләре белән котлыйбыз һәм спорт уңышлары телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International