10 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, “Хатын-кыз бу дөньяның яме,бизәге” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Биредә дәваланучылар “Умырзая”, “Лалә чәчәге” төркемнәренә бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. .Видео-язмадан татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары белән таныштылар. Шагыйрә Г.Зәйнашева,С.Әхмәтҗанова,Ш.Җиһангирова якташ шагыйрә Р.Яппарованың шигырьләрен тыңладылар
Видео-язмадан Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева башкаруында,Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Әнкәмнең догалары” дигән җырны тыңладылар.Зөһрә җырлары күңелләрдә яз уята... Әлеге чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.