12 март көнне 13:00 сәгатьтә Вконтактедагы «Наш Кукмор» төркемендә актуаль эпизоотик вәзгыятькә багышланган Туры эфир узачак.
Хәзерге вакытта хәл киеренке булып кала бирә: йорт хайваннарының бруцеллез, котыру авыруы һәм башка йогышлы авырулары белгечләр ягыннан да, хайваннар хуҗалары ягыннан да зур игътибар таләп итә.
Эфир кунагы Кукмара районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Кәримуллин Рифат Нәкыйп улы булачак. Трансляция барышында ул агымдагы вәзгыять, профилактика чаралары турында сөйләячәк һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк.