13 март көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 нче гимназияның 9 “Б” сыйныф укучылары өчен “Халыклар бердәмлегендә безнең көч” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чара барышында китапханәче укучыларга республикабызда дус, тату яшәүче халыклар турында, аларның милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында эчтәлекле мәгълүмат җиткерде. Презентация күрсәтелде. Дуслык викторинасына җавап бирделәр, төрле халыклар фольклорыннан алынган табышмаклар чиштеләр, әкиятләр, мәкальләр турында сорауларга җавап бирделәр. Республикабызда яшәүче күп санлы милләтләрнең дус-тату яшәү серләренә төшенделәр.