«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» 2026 елның 3 апрелендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Кукмара муниципаль районында яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздыра: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 36 йорт (Кукмара үзәк китапханәсе бинасы). Язылу өчен телефон: 89063228102, 2-81-04.
Чарада прокуратура, социаль яклау бүлеге, социаль Фонд, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, "Кукмара үзәк район хастаханәсе" ДАССО, "Ватанны саклаучылар" фонды, мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, исәпкә алу бүлеге вәкилләре катнашачак.Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты тораклары.