«Алабуга» махсус икътисад зонасы базасында «Зарница 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.
Безнең районны иң көчле отрядлар тәкъдим итте:
кече категория — «Альфа-Манзарас» командасы (Манзарас авылы мәктәбе);
урта категория — «Хыял» командасы (Олыяз авылы мәктәбе);
өлкән категория — «Спасатели-1» командасы (Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия).
Барлык командаларыбыз сынауларны лаеклы үтте һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте 💫
Йомгаклар:
Кече категория: «Альфа-Манзарас» — 1 урын ⚡
Өлкән категория: «Спасатели-1» — 3 урын 🏆
Тренер-остазларга югары дәрәҗәле әзерлек өчен зур рәхмәт ✅
«Альфа-Манзарас» командасы егетләренә республика этабында уңышлар һәм тик җиңүләр генә телибез! 💪