Кукмарада бал ярминкәсе узды

2015 елның 17 августы, дүшәмбе
Җиңү паркы каршындагы мәйданда бал спасы - ярминкә үткәрелде. Әлеге бәйрәм, быел беренче тапкыр оештырылуына карамастан, анда халык шактый җыелган иде.

-55 ел умартачылык белән шөгыльләнәм, - ди Түбән Шәмәрдән авылыннан килгән Камил абый Хәмзин. - Умарталарым да күп. Узган ел бер оядан 38 килограмм бал алган булсам, быел чагыштырмача аз. Һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпчедер, мөгаен. Чәчәкләрдә кортларга кирәк булган нектар бүленеп чыксын өчен, хәтта төнлә дә 15-22 градус җылылык булу кирәк. Җылы көннәр бик аз булды шул быел. Монда бал гына түгел, прополистан ясалган дарулар да алып килдем. Үзем файдаланам, файдасын да күрәм. Организмдагы микробларны юкка чыгара, сызланулардан, суык тиюдән һәм тагын башка бик күп чирләрдән дәвалый.

Сиксәненче яше белән бара торган Камил абый сүз арасында бәрәңге алмасыннан бәрәңгенең яңа төрләрен үстерүен әйтеп үтте. “Фантазия”, “Императрица” дип аталганнарын сатарга да алып килгән.

Районыбызда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Ярминкәдә 3 литрлы балны 1500 сумнан тәкъдим итсәләр, кыйммәтсенгән кешегә 100-200 грамлы савытларга салынганнарын сатып алып, авыз итәргә дә мөмкинлек бар иде. Аннан башка теләгән кешегә балның кәрәзлесен, бал корты продукцияләрен сатып алырга була иде. Ош-Юмья авылыннан Регина һәм Рашид Хуҗиннар, ярминкә буласын белгәч, бик теләп катнашырга булганнар. Әтиләре Илсур абый 37 ел умарта тота икән. “ Бал юк, дип зарланырлык түгел. Безнең якларда яңгырлар азрак яуды. Аннан соң күчләребез дә көчле токымнан безнең. Өлкәннәргә булышу йөзеннән, монда килергә булдык. Беренче ел булгангамы, халык күбрәк кызыксынып йөри", - диләр алар.

Кенәбаш авылыннан килгән хәвәскәр умартачы Ирек Шиһабетдинов сүзләренчә, уңышның аз булуына башка сәбәпләр дә бар икән. “Юкә чәчәге, кыр чәчәкләреннән башка бал кортларына бал җыяр урын юк, махсус культуралар –көнбагыш, карабодай үстерелми. Шуңа да мондый елны авыргарак туры килә. Балны сортлап аерып булмый, төрле җирдән җыйган катнаш бал быел. Ярминкәләр оештыру кирәк дип уйлыйм, халыкка да сайлау мөмкинлеге зур, без – умартачылар да җыелып фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз”.

Әлбәттә, узган елга караганда, балга бәяләр бераз югары. Бөтен әйбер кыйммәтләнгән вакытта ул гына түбән бәядән кала алмый. Ходай биргән хәзинә булса да, умартачылыкның күп игътибар таләп итә торган “вак” хезмәт булуын умарта тоткан кеше үзе генә беләдер.

Гөлия Нуриева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International