Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова Туфан Миңнуллинның 80 еллыгына багышлап “Туфан безнең күңелләрдә” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, җыр-биюләр башкарылды, язучының әсәрләре сәхнәләштерелде, китапларыннан күргәзмә оештырылды.