“Туган җирем –Татарстан” дип исемләнгән тәрбия сәгате

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова, 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен, Республика көне якынлашу уңаеннан, “Туган җирем –Татарстан” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар республикабызга багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр, дәүләт символлары белән таныштылар. Китапханәче  китап күргәзмәсе белән таныштырганнан соң, укучылар шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International