Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада "Фатыйма" сәламәтлек үзәге ачылды
2015 елның 29 августы, шимбә
“Фатыйма” сәламәтлек үзәге Туешта гомер кичереп, Кукмара үзәк дәваханәсендә 40 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Фатыйма Хисаметдинованың якты истәлегенә улы, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, профессор, Россия фәннәр академиясенең академигы Рамил Хәбриев тарафыннан төзелгән. Төп нигезләрендә сафка баскан әлеге үзәкне ачу тантанасына якташыбыз үзе, абыйсы Илдар әфәнде һәм апасы Флүрә ханым да кайткан иде.
-Әниебез бик тырыш, җаваплы, үз эшенең остасы иде. Без, аның балалары да, үз һөнәрләребез итеп газиз кешебезнең юлын – медицина өлкәсен сайладык, - диләр алар. – Әниебез, соңгы елларда каты авыру сәбәпле, Ижау каласында яшәп, шунда җирләнсә дә, аның турында истәлек Кукмарада сакланачак. Йортыбызны да, медперсонал өчен торак буларак, дәваханәгә тапшырабыз.
Торак йорт та, дәвалау үзәге дә бер ишегалдында. Авыл халкына исә яшь белгеч - терапевт Гөлназ Шакирова хезмәт күрсәтәчәк.
-Мин Күкшел авылыннан. Уку йортын әле быел гына тәмамладым. Тиздән кулыма сертификат алачакмын. Аннары, җиң сызганып, эшкә керешергә ниятлим. Биредә миңа бик ошый, сөенечемнең чиге юк, - ди ул.
-Без Фатыйма апа белән күршеләр генә булып яшәдек. Олы йөрәкле, тәмле телле иде ул, - ди Наҗия ханым Хәсәнова. - Балалары да бик акыллы, тәртипле булды аның. Төп нигезгә сәламәтләндерү үзәге ачу – изге эш бит ул.
-Яңа ачылган фельдшер-акушерлык пунктының игелеген күрегез, - диде соңыннан халык белән сөйләшкәндә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов. – Халык өчен кирәкле объектларны төзү, искеләрен төзекләндерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кукмара да бу уңайдан нәтиҗәле эш алып бара. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары сафка басу, юллар төзекләндерелү – болар барысы да район җитәкчелеге һәм төзүчеләрнең тырышлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
Иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү
25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 25 апрельгә кадәр 2026 елның 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 26 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле җил көтелә.
24
апрель, 2026 ел
Лубян авылында су басу хәле.
Лубян авылында су басу хәле.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз