Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Кукмара дәваханәсенең капиталь төзекләндерелүче акушер-гинекология бүлегендә булды

2015 елның 29 августы, шимбә
зәк дәваханәнең акушер-гинекология бүлеге чын мәгънәсендә үзенең икенче “яшьлеге”н кичерә. Моннан 17 ел элек төзелгән бина шактый тузган, искергән иде инде. Хәзер исә... танырлык та түгел!

-Төзекләндерү эшләре республика президент программасы кысаларында алып барыла, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев. - Әлеге бүлектә “Строй-Гарант” төзелеш оешмасы хезмәткәрләренең кулы тимәгән бер генә почмак та калмады. Тәрәзә-ишекләр, идән-түшәм, җылылык челтәре, коммуникацияләр, электр чыбыклары - барысы да яңартылды. Апрель аенда егетләр төзекләндерү эшенә керешкәннәр иде, инде төгәлләү алдында торалар. Яңа җиһазлар да кайтарылачак. Тиздән пациентларны яңа палаталарга күчерәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International