Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада яңа балалар бакчасы ачылды
2015 елның 29 августы, шимбә
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә Кукмарада 260 урынга исәпләнгән “Йолдызлык” балалар бакчасын ачты.
Районыбыз үзәгендә бер ел эчендә калкып чыккан балалар бакчасы республика президент программасы буенча төзелде.
-Кукмараны мин күптәннән беләм. Район үсә, үзгәрә. Демографик хәл дә бик яхшы. Безнең төп максат: авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен шәһәрлеләр белән бер дәрәҗәдә тәэмин итү. Шуның өчен республика программаларының күбесе дә авылларны үстерүгә юнәлдерелгән. Без киләчәккә өмет белән яшибез. Ә безнең якты киләчәк – балаларда, - диде республика лидеры Рөстәм Миңнеханов, бакчаны ачканнан соң. - Быел без рекордлы сан – барлыгы 75 балалар бакчасы ачабыз. Аларда ун меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында беркайчан да шушы күләмдә төзегән булмады. Хәзер иң мөһиме: бу объектлар буш тормасын!
Бакча мөдире Зөһрә Зиннәтуллинаның республика, район җитәкчелегенә, “Строй-Гарант” оешмасы хезмәткәрләренә һәм әлеге бакча төзелешенә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәте зур.
-Балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен бакчада бар уңайлыклар да тудырылган: бүлмәләр якты, матур, заманча җиһазландырылган. Барлыгы 14 төркем тупланды. Электрон чиратта исәптә торучы өч яшьлек балаларның барысы да урнашып бетте, - ди Зөһрә ханым.
Яңа балалар бакчасын ачу тантанасына әти-әниләр дә, балалар да бик күп килгән иде.
-Улым Әмиргә 31 августта өч яшь тула. Тиздән беренче тапкыр бакчага барачак, - ди Кукмарада яшәүче Гөлнара Хәбибуллина. - “Йолдызлык”та урын булуга сөенеп бетә алмыйбыз, туган көненә зур бүләк инде ул. Бакча өебезгә якын, шуның өчен үзебез карап төзеттек, дисәк тә була. Авырмыйча, исән-сау йөртергә язсын балаларны.
Нурия ХАҖИЕВА, район мәгариф идарәсенең баш белгече:
-Республика президент программасына поселокта – 260, Туембаш авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзү кертелгән иде. “Йолдызлык”ны инде файдалануга тапшырдык, тиздән Туембаштагы бакчаны да ачарга ниятлибез. Киләсе елда исә программа кысаларында Нырья авылында балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
апрель, 2026 ел
Иҗади бәйге җиңүчеләрен бүләкләү
25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән 25 апрельгә кадәр 2026 елның 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр “Төнлә һәм 26 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с көчле җил көтелә.
24
апрель, 2026 ел
Лубян авылында су басу хәле.
Лубян авылында су басу хәле.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
«Ачык ишекләр көне» акциясе кысаларында 9:00 дән 17:00 гә кадәр салым органында түбәндәге адрес буенча: Байлар Сабасы штп, Габдулла Тукай ур., 12 В, гражданнарга 2025 елда алынган керемнәрне декларацияләү тәртибе турында хәбәр итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз