Адайда "Кичке уен" узды

2015 елның 29 августы, шимбә
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең авылларда “Кичке уен”нар оештырып йөрүләрен белә идек. Менә шундый матур тамашаны Адай авылы халкына да бүләк итте алар.
Көтү кайтып, малларын карап, йорт-кура тирәсендәге эшләрен тәмамлагач, авыл халкы дәртле моң-көй агылган җиргә – клуб ишегалдындагы мәйданчыкка җыйналды. Яшь-җилкенчәк кенә түгел, апа-абыйлар да, ак яулыклы әбиләр дә бар иде анда. Район үзешчәннәре ярдәме белән аз булса да ял итеп, бер мизгелгә тормыш мәшәкатьләреннән арынып торды алар. Нәкыя Орлова, Әлфинур Юнысова, Халидә Николаева, Рафидә Әгъләмшиналарның моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Якташыбыз дип, Марат Мөхәммәтшинның чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Ә район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев та биюләрдә катнашып, сәхнә түреннән төшмәде.
Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннарга да бик теләп катнашты адайлылар. Авыл клубы мөдире Фәния Хәбибуллина кечкенәләрне дә биетте, уйнатты. Бәйрәм “Кичке дискотека” белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International