Ташлы-Елгада яңа ФАП ачылды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Ташлы-Елга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Аны “Строй-Гарант” оешмасы төзүчеләре сафка бастырды. Медпунктны ачу тантанасында район һәм үзәк дәваханә җитәкчелеге, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

Районыбыз республикада эшләп килүче 30лап программада катнаша,социаль объектларны сафка бастыру юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Быел Кукмарада - 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары төзелеп куллануга тапшырылды. Район үзәк дәваханәсендә дә шактый саллы суммага төзелеш эшләре алып барылды. Бүген исә районда унынчы фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга тапшырабыз. Бу медпункт халыкка игелекле хезмәт күрсәтсен.

Модульле медпунктта яңа җиһазлар урнаштырылган. Бурсык Елга һәм Ташыл-Елга авыллары халкына фельдшер Гөлназ Хәбибрахманова хезмәт күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International