Капиталь ремонт ясалган Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш мәктәпләрендә - Белем бәйрәме

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика президент программасы кысаларында быел районыбызның өч белем йорты – Кукмара беренче гимназиясе, Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш урта мәктәпләре үзләренең икенче “яшьлек”ләрен кичерде.

Бүген Кәркәүч һәм Түбән Өскебаш мәктәпләрендә узган Белем бәйрәмендә катнашып кайттык. Капиталь ремонт программасына түбә, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, канализация, җылылык челтәре, санузелны яңарту, фасад эшләре кергән. Төзелеш эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге “Стройком” оешмасы хезмәткәрләре башкарган.

Кәркәүч мәктәбендә 58 бала белем һәм тәрбия ала . 1 сыйныфка быел биш укучы керә. Түбән Өскебашта исә 76 укучы укый. Шулай ук быел мәктәп бусагасын биш бала атлап керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International