Балалар бакчалары да, ярминкәдә ел саен катнашып, район халкына көзге муллыкны тәкъдим итүдә үз өлешләрен кертәләр. Быел да аларның күргәзмәләре яныннан алай тиз генә узып китәм димә. Фантазия һәм тырышлык аеруча көчле шул бакча хезмәткәрләрендә!
Ярминкәгә килүчеләр сәүдә рәтләрен йөреп чыгып, үзләренә кирәкле товарны алганнан соң, кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды, балалар әзерләгән күңелле концерт карады.
-Мин Кукмара гимназиясендә 25 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Мәктәп ярминкәсеннән бер елны да калганым юк. Тиз арада эзләп табам үзебезнекеләрне, - ди Сәрия Мөхәммәтшина. - Ярминкә генә түгел, чын мәгънәсендә көзге бәйрәм бүген. Миңа бик ошый.