Кукмарада Казан шәһәре мэры, “Рубин” футбол командасы президенты Илсур Метшин булып китте

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Узган шимбәдә Кукмарабызга мәртәбәле кунаклар – Казан шәһәре мэры, “Рубин” футбол командасы президенты Илсур Метшин, аның гаиләсе, якташыбыз, ТР Конституцион суд рәисе Фәрхәд Хөснетдиновлар кайтты. Казан мэры иң элек Кукмара күппрофильле лицееның хореография сыйныфында булды, аннан соң үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә үткән футбол турнирының йомгаклау өлешендә катнашты. Бу көнне стадионда районыбызның иң көчле футбол командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә быелгы турнирның җиңүчесе булып Кукмараның Степан Разин командасы танылды. Турнирда призлы урыннар яулаган командаларга Илсур Метшин акчалата бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International